Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова: Татарстан яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында эшнең нәтиҗәлелеге буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында

20.01.2021

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш һәм пандемия башланганнан бирле бер генә минут та төшенкелек булмады. Татарстан Россия төбәкләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында эшнең нәтиҗәлелеге һәм системалылыгы буенча беренче урыннарның берсендә тора. Бу хакта бүген Казанда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Анна Попова бүген «2020 елда Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Анна Попова билгеләп үткәнчә, Татарстанда, профилактика һәм COVID-19 таралуына юл куймау кысаларында, яңа коронавирус инфекциясе таралу чыганаклары минималь булды, монда мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә инфекция таралуга юл куелмады, дип билгеләп үтте. Бу системалы якын килү турында сөйли, диде Анна Попова, сезнең күрсәткечләр нәтиҗәле эшегез турында сөйли.

"Мин бердәм сафта, иңгә-иң куеп, тәүлек буена, кечкенә балалары булуга да, өлкән яшьтәге ата-аналары булуга да карамастан, бу вахтага басып, үз постын ташлап китмәгәннәргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Минемчә, бу зур хезмәт кенә түгел, бөек батырлык та», – диде Анна Попова.

Аның сүзләренә караганда, пандемия башланганда аңа ышанмаучылар булды, чөнки без бу дәрәҗәдә куркыныч янавын аңламадык, әмма сезнең төбәктә бер генә минут та төшенкелек булмады».

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе куркынычсызлык чараларын үтәүче һәм белгечләрнең рекомендацияләрен үтәгән кешеләрнең ышанычын аклау бик мөһим, дип ассызыклады.

«Хакимиятнең барлык дәрәҗәдәге тырышлыклары берләштерелде. Кешеләр безгә ышаналар, һәм без бу ышанычны акларбыз», - диде Анна Попова.

"Без сезнең башкарган эшләрегезне күрәбез һәм бәялибез, - диде Анна Попова, залда утыручы ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук хакимият органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезнең саннар төгәл һәм тигез. Эш даими итеп һәм төшенкелекләрсез көйләнгән. Җәйге чорда балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял иттеләр. Ә сентябрьдә балалар мәктәпкә, студентлар югары уку йортларына киттеләр. Болар барысы да – грамоталы гамәлләр, системалы эш нәтиҗәсе".

Моннан тыш, Анна Попова билгеләп үткәнчә, Татарстан – Роспотребнадзор күрсәтмәләрен, санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен штрафлар саны буенча алда бара. "Бу күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуыгыз, аларның үтәлешен таләп итүегез турында сөйли", - диде ул.

Коллегия тәмамланганнан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Анна Попова болай диде: "Татарстан Республикасы инфекцияне таратуга каршы тору чаралары буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә. 100 мең кешегә уртача тәүлеклек авырулар саны күрсәткече соңгы алты ай дәвамында иң түбәне. Республикада коронавируска тест үткәрү дәрәҗәсе беркайчан да Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив актлары белән бирелгән дәрәҗәдән кимеми".

Анна Попова билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясе авыруының аеруча кискен узу очраклары Россия буенча уртача күрсәткечтән кимрәк, ул чак кына 3 проценттан артып китә. Тулаем алганда, Роспотребнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада кабул ителгән системалы чаралар һәм аларның үтәлешен катгый контрольдә тоту яхшы нәтиҗәләр бирә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.