Яңалыклар

28.01.2021

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хокук тәртибен тәэмин итүдә билгеләнгән бурычларны тулысынча үтәде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Чара Казанда министрлыкның төп бинасында узды. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

27.01.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Очрашу барышында регионның сәнәгать үсеше мәсьәләләрен хәл итү турында фикер алыштылар.

Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, Татарстан — илнең иң мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе.

 

27.01.2021

Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышы булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

27.01.2021

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ Директорлар советы утырышында республиканың нефть-газ химиясе комплексының 2020 елгы эшенә йомгак ясалды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

27.01.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы эшендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

27.01.2021

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында» В.Д. Шашин ис. Татнефть»  ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Утырышта 2020 елга бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, 2021 елның февраленә бюджет расланды.

27.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Илкүләм инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе" рәисе Сергей Беляков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

26.01.2021

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ спорт министры Олег Матыцин катнашты.

26.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамика» ДК АҖ Директорлар советы рәисе Виктор Григорьев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

26.01.2021

Иртәгә, 27 гыйнварда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Битләр: << 651 ( 652 ) 653 654 655 656 657 658 659 660 >>