Яңалыклар

22.01.2021

Татарстан Прокуратурасы үз эшчәнлеге белән республикада уңай хокукый климат формалаштыруга зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2020 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Шулай ук 2021 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча яңа бурычлар билгеләнде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

22.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан белән Росреестр арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кадастр исәбенә алу һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү системасын үстерү өлкәсендә яңа инструментлар кертү турында фикер алыштылар.

21.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

21.01.2021

Сезне «Дакар-2021» ралли-марафонында чираттагы искиткеч һәм ышанычлы җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашуда хәбәр итте.

«Дакар-2021» ралли-марафонында җиңүчеләр белән очрашу Казан Кремленең тантаналар залында узды.

«Спортта югары дәрәҗәдәге осталык, ныклы команда рухы һәм җиңүгә ышаныч сезне рекордлы 18 нче титулга китерде, - диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. - Безнең команда ралли-марафонда җиңүләр саны буенча легендар КТМ мотоциклеты командасы белән тигезләнде".

21.01.2021

Торак-коммуналь хуҗалык - халык күз алдында торган тармак. Бу өлкәдәге барлык проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

21.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

21.01.2021

Агломерацияләрне үстерү республикада торак төзелеше күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

21.01.2021

Татарстанның төзелеш комплексы - республика икътисадының иң эре секторларының берсе - гамәлдәге чикләүләргә карамастан, үз эшен бер генә көнгә дә туктатмады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

21.01.2021

2020 елда төзелештә башкарылган эшләр күләме якынча 370 млрд. сум тәшкил итте - 2019 ел дәрәҗәсендә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның «Сәет-Галиев» ис. мәдәният сараенда узды.

21.01.2021

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Технологияләр» һәм «Юллар» фәнни-белем бирү үзәкләрендә булды.

«Технологияләр» фәнни-белем бирү үзәге КДАТУның төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе кафедрасы базасында оештырылган. Аның эшчәнлеге төп белем бирү программалары һәм төзелеш индустриясе өчен өстәмә һөнәри белем бирү кысаларында кадрлар әзерләүгә һәм яңадан әзерләүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнехановка цемент һәм башка төзелеш материалларының, шул исәптән заманча төзелеш материалларының ныклыгын арттыру буенча фәнни эшнең ничек алып барылуын күрсәттеләр.

Битләр: << 651 652 653 654 ( 655 ) 656 657 658 659 660 >>