Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды

20.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды. Тантана Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе каршындагы мәйданда узды (Яруллин ур., 1).

Татарстанда ГХМ бүлекчәләренә 19 яңа автомобиль тапшырылды. Коткаручылар янгын сүндерү машиналары һәм башка төр хезмәт транспорты алдылар. «Сезнең эш илебезнең һәр субъекты өчен бик мөһим. Узган ел бик катлаулы булды. Шуңа да карамастан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри осталыгы, матди-техник базасының нык булуы бу катлаулы шартларда нәтиҗәле эш итәргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матди-техник базасын камилләштерү буенча системалы эш алып бара. Соңгы өч елда автотехника паркын 33%ка яңарту мөмкин булды. 32 объект төзелде һәм ремонтланды. «Бу сезнең хезмәткә федераль Хөкүмәт тарафыннан да, республикабыз ягыннан да игътибарлы мөнәсәбәт турында сөйли. Нәтиҗәле эш өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә", - дип өстәде ТР Президенты.

Видеоэлемтә режимында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген хәрби дежурлыкка биналары яңартылган бүлекчәләрнең шәхси составы баса.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның июнендә Татарстан Президенты республиканың янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәләренә 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль тапшыру тантанасында катнашты. Моннан тыш, 2020 елда республика бюджеты хисабына 52 янгын сүндерү техникасына капиталь ремонт ясалган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.