Татарстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә: халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып кала

20.01.2021

Халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте. Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды.

2020 елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм агымдагы елга өстенлекле бурычлар турында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде. Докладның тулы тексты белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел коронавирус пандемиясе көндәлек тормышка җитди үзгәрешләр кертте. Контрольгә алынган объектларны тикшерү вакыты яңадан каралды. Бизнеска административ йөкләнешне киметү максатларында тикшерүләр саны 2 тапкырга кимегән. ТР Президенты, әлеге чаралар объектларның сакланышына һәм куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел, дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшенең оператив күрсәткечләре яхшыра бара. Соңгы 7 ел эчендә янгыннар саны 21%ка кимегән, аларда кешеләр үлгән кешеләр саны 17%ка, су объектларында һәлак булучылар саны 35%ка кимегән. Моннан тыш, янгыннар, аларда имгәнгән кешеләр һәм һәлак булган балалар саны кимү дә күзәтелә. 2020 елда янгыннарда бер ел элек булганга караганда күбрәк кеше коткарылган. Рөстәм Миңнеханов әлеге уңай динамиканы саклап калырга өндәде.

Республикада йортларда янгынны хәбәр итү җайланмалары урнаштыру акциясе дәвам итә. Хисап чорында тагын 85 меңгә якын җайланма урнаштырылган. Узган ел датчикларның сигналы ярдәмендә 116 кешенең, шул исәптән 49 баланың гомере саклап калынган. ТР Президенты бу эшне алга таба да үстерү мөһимлеген билгеләп үтте.

Шул ук вакытта 2020 елда аерым күрсәткечләрнең начараюы да күзәтелә. Рөстәм Миңнеханов янгыннарда һәлак булучылар саны артуын билгеләп үтте - 149дан 163кә кадәр. "Бу сан арту сизелерлек, бигрәк тә янгыннарның планлы рәвештә кимүен исәпкә алып. Мондый арту сәбәпләрен җентекләп ачыкларга һәм һәр очракны анализларга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Тагын бер борчулы момент – су объектларында һәлак булучылар саны арту. Әлеге күрсәткеч 15%ка арткан. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2018 елда су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралган инде, Хөкүмәткә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына конкрет йөкләмәләр бирелгән. Бүген Татарстанда гражданнар актив ял итә торган  сулыкларда 154 урын бар. Шуларның 56сында гына коткару постлары булдырылган. ТР Президенты әлеге урыннарны киләчәктә төзекләндерү белән «пляж» категориясенә күчерү вариантларын эшләү кирәклеге турында белдерде. «Шулай итеп, без оештырылган һәм куркынычсыз урыннарга максималь санда гражданнарны җәлеп итәчәкбез һәм аларның тормышын саклап калачакбыз. Хөкүмәтне, муниципаль берәмлекләр башлыкларын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, тиешле эш оештыруларын сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

Татарстан Президенты игътибарны юнәлткән тагын бер мөһим тема – кешеләр күп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү. "Министрлыкның бурычы – социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның, бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнарны карау оешмаларының эшчәнлеген күзәтүдә принципиаль позициядә тору. Республика Прокуратурасыннан әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотуыгызны сорыйм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты 112-хезмәте эшенә аерым тукталды. Республиканың барлык ашыгыч хезмәтләренә мөрәҗәгать итүләр саны узган елда шактый арткан. Якынча 2 млн 150 мең чакыру кабул ителгән, бу алдагы күрсәткечтән чирек миллионга күбрәк. Беренче чиратта, бу коронавирус инфекциясенең таралуына бәйле.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда «112» номеры буенча тагын бер мөһим мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Яңа Федераль закон кысаларында «112» системасына кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, шулай ук җылылык һәм электр белән тәэмин итү режимының бозылуы турында өстәмә хәбәрләр киләчәк. Бу аварияләр турында мәгълүматны кабул итү һәм тапшыру буенча республика халкына уңайлы булсын өчен «112» номеры функцияләрен киңәйтүне таләп итәчәк һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә йөкләнешне арттырачак. Татарстан Президенты Хөкүмәткә, республиканың муниципаль районнары башлыклары белән бергә, әлеге мәсьәләне өйрәнергә һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Федераль законнар нигезендә авария-коткару хезмәтләре коткаручылары, Россия ГХМ һәм РФ субъектлары янгын сүндерүчеләре бер үк статуска ия һәм бер үк төрле хокукларга һәм бурычларга ия. Әмма вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре бары тик Россия ГХМ коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре өчен генә билгеләнгән. «Мондый алымны гаделсез дип саныйбыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары белән берлектә әлеге мәсьәләне эшләп бетерүегезне, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләвегезне сорыйм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда ТР Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең алда җитди бурычлар тора. Сезнең ведомство киләчәктә дә югары профессиональлек һәм нәтиҗәгә омтылучанлык күрсәтәчәгенә ышанам", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм ведомство хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.