Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты

20.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең агымдагы эшчәнлеге, яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук республика гражданнарын COVID-19га каршы вакцинацияләү барышы һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Анна Попова Казанга «2020 елда Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында катнашу өчен килде.

Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Попова Татарстан Республикасында санитар-эпидемиология хезмәте эшчәнлегенә багышланган махсуслаштырылган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йорты фойесында урнаштырылган һәм тарихи экспонатлар – архив документлары, рәссамнарның йогышлы авырулар (чума, холера, су чәчәге) белән көрәшкә һәм беренче вакцинацияләргә багышланган полотналары тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә шулай ук революциягә кадәрге һәм совет чорындагы документлар да бар иде.

Күргәзмәне карау барышында аңлатмаларны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина биреп барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.