Бүген Казанда «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында «Республика затлары. Минтимер Шәймиев» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә экспозициясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты.
Күргәзмә паркның 26 залын били. Проект экраннарында Минтимер Шәймиевнең Татарстанның беренче Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе вазыйфаларында хезмәт эшчәнлеге турында сөйләүче архив фотолары/видеоматериаллар тәкъдим ителгән. Шулай ук экспозиция республиканың өр-яңа тарихындагы төп вакыйгалар белән таныштыра.
2021 елда «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында Татарстан үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә багышланган «Республика затлары» күргәзмәләре циклы планлаштырылган.