Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе коллегиясендә: республика гражданнарын COVID-19га каршы вакциналаштыру буенча зур эш башкарырга кирәк

20.01.2021

Татарстанда илнең Хөкүмәте ярдәме белән күрелгән чаралар, федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, төбәктәге тотрыклы санитар-эпидемиологик хәлне саклап калырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, хезмәт коллективларында коронавирус һәм аның учаклары барлыкка килү очракларының кискен артуына юл куелмады, икътисадый һәм эшкуарлык активлыгы сакланып калынды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Коллегия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, «2020 елда Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгакларына һәм 2021 елга бурычларына багышланды.     

Коллегия эшендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова катнашты.

"Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, безнең барыбыз өчен дә 2020 ел катлаулы ел булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сәламәтлек саклау системасы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре җилкәсенә зур йөк төште. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәрвакыт алдынгы сафларда, вакыйгаларның үзәгендә булды, эшне җайга салды. Һәр учреждениегә диярлек, оешмаларга, предприятиегә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан төгәл күрсәтмәләр бирелде. Аларның үтәлешен күзәтеп торды, бизнес-бергәлегенә үз эшчәнлеген тиз арада үзгәртеп корырга; санитар таләпләрне төгәл үтәргә ярдәм итте".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа форматта балалар өчен сәламәтләндерү кампаниясе дә уздырылды. Идарә тарафыннан көн саен тикшереп тору һәм республика ведомстволарының төпле гамәлләре нәтиҗәсендә балалар лагерьларына инфекция кертелмәде.

Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча зур эш башкарылды: һава нурландыргычлары, контактсыз термометрлар сатып алынды, санитайзерлар куелды; балалар, уку елын башлап, менә инде ике чирекне көндезге форматта төгәлләделәр; мәктәпләрдә иртәнге «фильтрлар» үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

"Күп кенә ата-аналар эпидсезоннар чорында шуный тәртип сакларга тәкъдим иттеләр, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - Әлеге чаралар авырулар чыганакларына юл куймаска, дистанцион укуларга күчмәскә мөмкинлек бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без барлык чикләүләрне дә, бизнес-җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен үтәп, эпидемиологик хәлне һәм, барыннан да элек, Роспотребнадзор идарәсе фикерләрен исәпкә алып башкардык».

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан илдә беренчеләрдән булып чит ил пассажир рейсларын кабул итүгә аэропорт ачты. Килгән пассажирлар өчен аэропорт бинасында COVID-19га тест үткәрү мөмкинлеге оештырылды.

Республика гражданнарын COVID-19га каршы вакциналаштыру буенча зур эш башкарасы бар, дип белдерде Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада мондый тәҗрибә бар: узган ел Татарстанда гриппка каршы – 61%ка якын кеше прививка ясаткан.

"COVID-19га каршы вакцинация ясау мәсьәләсе буенча барлык таләпләр һәм күләмнәр дә үтәләчәк", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Поповага федераль сынау проектларында катнашу планында республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде – Covid-19га популяция иммунитетын өйрәнү проекты, РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVIDка анализ нәтиҗәләрен үзәкләштерелгән лабораторияләргә тапшыру проекты, Роспотребнадзорның «Вектор» фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән «ЭпиВакКорона» вакцинасының клиник тикшеренүләре, азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм халыкның үзебезнең азык-төлек продукциясен ала алуын мониторинглау проекты, азык-төлек продукциясенең сыйфатын мониторинглау һәм халыкның үз илебездә җитештерелгән азык-төлеккә ихтыяҗын канәгатьләндерү проекты.

Сүз дә юк, бу киеренке чорда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башка юнәлешләр буенча эше туктатылмады: башка йогышлы авыруларны профилактикалау, кулланучылар хокукларын һәм иминлеген яклау, гражданнарның берничә тапкыр арткан мөрәҗәгатьләрен карау һәм «кайнар линия» эше, су, һава, яшәү тирәлеге, туклану, азык-төлек торышын контрольдә тоту, хезмәт шартларын контрольдә тоту.

«Бүген ведомство алдында җитди бурычлар тора, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк".

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру буенча вәзгыятьне үзләренә шәхсән контрольдә тотарга кушты.

Агымдагы елга тагын бер мөһим бурыч – мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, бюджет учреждениеләренә, шулай ук сәүдә объектларына җибәрелә торган азык-төлек продукциясе әйләнешенә планлы контрольне дәвам итү мөһим.

Рөстәм Миңнеханов сәламәт туклануның мөһимлеген дә билгеләп үтте. Аның фикеренчә, сәламәт туклану мәсьәләләре буенча халык белән, бигрәк тә ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм балалар белән аңлату эшләрен мөмкин кадәр дәрәҗәдә киңәйтергә кирәк.

"Ел саен Роспотребнадзор идарәсенең лаборатория контроле республиканың коммуналь предприятиеләренең сулыкларны пычратучы чистарту корылмаларының канәгатьләнмәслек хәлдә булуын билгеләп үтә. ТР Төзелеш министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә, төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларына беренче чиратта кертүне таләп итүче чистарту корылмаларын сайлау өчен бу нәтиҗәләрне исәпкә алырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Атмосфера һавасының торышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, предприятиеләр тарафыннан технологик режимнарны үтәү генә түгел, ә санитар-саклау зоналары режимын үтәү дә мөһим.

«Безнең сәнәгать ягыннан алга киткән республика өчен билгеләнгән санитар-саклау зоналарының 13% кына булуы бик түбән булып тора. Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренә, беренче чиратта, эре предприятиеләр җитәкчеләренә үз объектларының санитар-яклау зоналарын билгеләү буенча эшне активлаштырырга кирәк. Муниципаль берәмлекләр башлыклары торак йортларны урнаштыру һәм аларны төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләләрен хәл иткәндә санитар законнарына таянып эш итәргә тиеш", - дип төгәлләштерде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан алдынгы хезмәткәрләрне Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, ведомство тамгалары белән бүләкләү тантанасы булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.