Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләргә Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы, икътисад фәннәре докторы Юрий Воронин, Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты ректоры каршындагы киңәшче Александр Царегородцев һәм кайбер оборона ведомстволары вәкилләре лаек булды.
Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләргә республикага ярдәм итүләре һәм аның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Без партнерларыбызны, дусларыбызны, хезмәттәшләребезне, якташларыбызны югары бәялибез. Шул исәптән сезнең ярдәм белән Татарстан үсеш динамикасына ия", - дип ассызыклады ТР Президенты.