Әсгать Сәфәров Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе эшендә катнашты

03.02.2021

Татарстан Республикасында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының мөһим бурычы –милли телләрдә матбугат чараларын үстерү һәм саклау. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Бу чара Милли китапханә бинасында (яңартылган “Казан” ММҮ) узды.

Коллегиядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

“Бу республикада һәм төрле төбәкләрдә чыгып килгән чуваш, удмурт, татар газеталарын саклау. Әлеге сегментны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саныйм. Төбәкләрдә чыга торган милли басмалар бөтен Россия татарларына тарихи Ватаннары белән элемтәне тоярга ярдәм итә”, - дип билгеләде Айдар Сәлимгәрәев.

“Татарстан Президенты Указы нигезендә, 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Без бу елда билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда актив катнашачакбыз”, - диде ул.

Пандемия медиаөлкәгә дә кагылды. Айдар Сәлимгәрәев медиа реклама керемнәренең 50%ын югалтканын белдерде.

“Бар кеше дә җиңел генә чыга алмады, кайберәүләр базардан китте. Кечкенә форматлы басмалар пәйда булды. Шул ук вакытта медиа тармагы пандемиягә бәйле рәвештә тотрыклыкны саклап калу өчен ярдәм алды. Республика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелде. Кабул ителгән чаралар ярдәмендә социаль әһәмияткә ия басмаларга язылу, узган елга караганда, 20%ка артты”, - диде ул.

“Шулай да, тиражлар узган елга караганда кимеде. Басма матбугатның төп бурычы – алдагы үсеш юнәлешен саклау”, - дип ассызыклады Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров коллегия алдыннан “Татмедиа” АҖ проектлары тәкъдим ителгән күргәзмәне карады.

Шундый проектларның берсе – “ЮВТ-24” телеканалы. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш территориясендә булачак һәм нефть зонасы – Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Зәй, Лениногорск шәһәрләрен берләштерәчәк.

Әсгать Сәфәров билгеләгәнчә, массакүләм мәгълүмат чараларына төрле милләт аудиторияләре белән эшләү буенча яңа мәйданчыкларга чыгарга кирәк. 

Ул Татарстанда яшәүче чуваш, мордва, удмурт, мари аудиторияләре белән эшләү буенча яңа эш алымнарын табарга киңәш итте.

“Эшләми торган” форматлардан китәргә, глобализация шартларында республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә кирәк. Дөнья үзгәрә, сездән дә үзгәрешләр сорала, туган телләрдә сыйфатлы контент булдыра беләсез”, - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

“Татарстан территориясендә яшәүче халыклар гел бердәм булды. Безнең көч шушы бердәмлектә булды”, - диде ул. Бүген милли массакүләм мәгълүмат чараларында шушы тема өстенлекле бурыч булырга тиеш”.

Әсгать Сәфәров Россиядә Фән елы булуын искәртеп, бу темага да өстенлек бирергә кушты. 8 февраль көнне Фән көнендә чара узачагы, республикада Фән елын үткәрү комитеты төзеләчәген хәбәр итте.

Татарстан Президенты Апараты җитәкчесе дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлеге фейк хәбәрләргә каршы көрәштә аеруча мөһим, дип саный.

“Кызганыч, фейк-ньюс җәмгыятьне тарката. Бер үк күренеш, фото, видео аудиториянең дөрес кабул итмәвенә, тискәре караш булдыруга китерә. Безнең якшәмбе, шимбә көннәрендә нәрсәләр булганын үзегез күрәсез. Дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бергә эшләве кирәк”, - диде Әсгать Сәфәров.

Аның сүзләренчә, укучылар һәм тамашачылар массакүләм мәгълүмат чараларыннан проблемалы мәсьәләләрне җәмгыятькә чыгарып хәл итүне көтә.

Ялган хәбәрләр буенча 2020 елда рекорд куелды. “Кайбер фейклар һаман да тарала. Мәсәлән, коронавирустан вакцина чиплаштыру өчен кулланылу турында. 2021 елда яңа фейклар гына түгел, хәзерге фейкларның тискәре нәтиҗәләрен дә күрү куркынычы бар”, - дип билгеләде Әсгать Сәфәров.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.