Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын тәкъдир итүдә катнашты

05.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасы логотибын тәкъдир итүдә катнашты.

Чара Спас манарасы янында узды.

Тәкъдир итдә катнашучыларга Бөтендөнья Махсус олимпиадасының Директорлар советы рәисе Тимоти Шрайверның видео сәламләве күрсәтелде.

Сәламләү сүзе белән шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин мөрәҗәгать итте. "Ышанам ки, уеннар югары дәрәҗәдә узачак, - диде ул. - Спорт күзлегеннән дә, гуманизм күзлегеннән дә. Бер ел элек Россия Президенты Владимир Путин Россиядә әлеге Уеннарны үткәрү турында карар кабул иткән иде. Без Уеннарны уңышлы гына уздырып калмыйча, әлеге Уеннарның мирасын да калдырырга тиеш – барлык тренерлар, укытучылар, тәрбиячеләр бу өлкәдә уңышлы эшли алсын өчен".

"Спортның чикләре юк. Махсус Олимпиаданың Кышкы Уеннарын үткәрү моңа дәлил булып тора. Махсус Олимпиада миссиясе илебезнең төп принципларын – һәркем өчен тигез мөмкинлекләр ача, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Безнең халыкара чаралар уздыру буенча зур тәҗрибәбез бар. Безнең бурыч – Махсус Олимпиада тарихында иң яхшылары итеп, әлеге Уеннарны иң югары дәрәҗәдә уздыру,! Казанга рәхим итегез!».

Казан мэры Илсур Метшин шулай ук Татарстан башкаласының халыкара чаралар, спорт ярышлары уздыру тәҗрибәсе булуын һәм һәр чарадан соң иң мөһиме – яңа дусларыбыз булуын билгеләп үтте.

Бары бер ел гына калды, һәм без яңа дусларыбызны каршы алу өчен тырышырбыз һәм әзерләнәчәкбез, дип ассызыклады Илсур Метшин.

Чарада катнашучылар беренчеләрдән булып 2022 елгы Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын күрделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.