Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашуы узды. 2021 елда кайбер юнәлешләр буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.