Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән X5 Retail Group компаниясен күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли

04.02.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Х5 Retail Group ваклап сату компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә багышланган конференциядә катнашты. Чара «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә узды.

Конференция башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Х5 Retail Group төп башкарма директоры Игорь Шехтерман Татарстан товар җитештерүчеләре экспозициясен карадылар. Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерү предприятиеләре үз товарларын тәкъдим иткән иде.

Конференциядә катнашучыларны, шул исәптән видеоэлемтә аша да, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Х5 Retail Group арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяләде. Түбәндә ТР Президенты чыгышының тулы стенограммасын китерәбез:

Барыннан да элек, конференциядә катнашучыларны сәламлим һәм X5 Retail Group компаниясенә һәм шәхсән Сезгә, Игорь Владимирович, Сезнең компания белән эшләргә теләгән Татарстан предприятиеләре, эшкуарлары һәм фермерлары өчен әлеге мөһим чараны уздырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Татарстан һәм Х5 компаниясен күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Безнең республикада компаниянең 700дән артык кибете эшли. Соңгы 2 елда 2 яңа бүлү үзәге эшли башлады. 12 меңнән артык эш урыны булдырылган, якын арада 550 урын барлыкка киләчәк. Инвестицияләр 13 млрд сумнан артып киткән. Бүген Хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак, без актив уртак эшне дәвам итәчәкбез.

Шулай ук ветераннарга, пенсионерларга, балаларга булган игътибарлары өчен Х5 компаниясенә рәхмәт белдерәсем килә. Без бу эшне күрәбез һәм бәялибез.

Татарстанда безнең җитештерүчеләр халыкның төп азык-төлек товарларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Азык-төлек булмаган товарлар төркеменә керүче предприятиеләр дә эшли. Бүгенге күргәзмә кысаларында без потенциалыбызның аз өлеше белән генә таныштык әле.

Узган ел без халыкны үз товарларыбыз белән тәэмин итү мөмкинлегенең ни дәрәҗәдә мөһим булуына инандык. Нигездә, бу-азык-төлек иминлеге мәсьәләсе. Пандемия чорында безнең республикада азык-төлек китерүдә бернинди өзеклекләр булмады, җирле тәэмин итүчеләр үз бурычларын үтәде.

Бүген безнең 100дән артык предприятие үз продукциясен Х5 кибетләренә китерә, Татарстан челтәрләрендә сатыла торган товарларның өчтән бер өлеше республикада җитештерелгән. Безнең күп кенә компанияләр Х5 белән хезмәттәшлек итәргә әзер яки инде булган ассортиментны һәм географиясен киңәйтергә дә әзер. Шул ук вакытта кайбер эшкуарлар һәм предприятиеләр сәүдә челтәрләре белән эшли алмый. Хәтта бүген дә күргәзмәдә буклет та, визиткалар да юк. Активрак эшләргә кирәк. Товар җитештерү шактый катлаулы, әмма сату тагын да катлаулырак. Безнең өчен республика киштәләрендә безнең продуктларны тәкъдим итәргә һәм башка төбәкләрдә алга этәрергә мөмкинлек бирүче сәүдә челтәрләре булу мөһим. Бу эшне төгәл итеп төзергә кирәк. Монда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да җәлеп ителергә тиеш, кече бизнес белән эшне җайга салырга кирәк. Вакыт-вакыт очрашырга, нәтиҗәләр ясарга кирәк.

Безнең конференция – җитештерүчеләрнең сәүдә челтәре вәкилләре белән турыдан-туры аралашуы өчен яхшы мөмкинлек. Әлеге мәйданчыкта үзләрен борчыган сорауларны бирергә, тәкъдимнәр кертергә, контактлар алмашырга мөмкин, ә Х5дән килгән коллегалар продукциянең сыйфаты буенча үзләренең катгый стандартлары турында сөйләячәкләр, тәэмин итүчеләргә һәм ассортиментка таләпләр белән уртаклашачаклар, сорауларга җавап бирәчәкләр.

Ышанам ки, бүген безнең предприятиеләр һәм Х5 челтәре алга таба хезмәттәшлек итү өчен конструктив сөйләшү төзи алачак. Конференциядә катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эш, яңа казанышлар һәм иминлек телим.

Конференция барышында X5 Retail Group төп башкарма директоры Игорь Шехтерман һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров базар үсеше тенденцияләре, шулай ук X5 һәм «Пятерочка» стратегияләре турында сөйләделәр. Җирле товар җитештерүчеләр компаниянең ассортиментны формалаштыру һәм яңа позицияләр кертү алымнары белән таныштырдылар, үз сәүдә маркасы белән товарлар җитештерү кысаларында үзара хезмәттәшлек итү, клиентлар белән кызыксынуны стимуллаштыру, маркетинг һәм азык-төлек продукциясенә карата таләпләр турында сөйләделәр.

Шулай ук конференция кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм X5 Retail Group компаниясе исеменнән төп башкарма директоры Игорь Шехтерман арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Компания, төбәктә яңа кибетләр ачарга, халыкка эш урыннары тәкъдим итеп, кибетләрнең навигациясендә рус һәм татар телләрен кулланырга сүз бирешеп, җирле җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлекне дәвам итәчәк. Татарстан Хөкүмәте үз вәкаләтләре кысаларында ваклап сату сәүдәсе үсешенә, яңа логистик объектлар ачуга ярдәм итәчәк, шулай ук компаниядә кабул ителгән тотрыклы үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында X5 эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.