Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты. Бу чара "Казан Экспо" күргәзмә үзәге территориясендә узды.
Ифтар башланыр алдыннан Татарстан Президенты Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә атуда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды. Исегезгә төшерәбез, 9 кеше һәлак булды, тагын 21 кеше хастаханәләргә китерелде.
Корбаннар рухларына дога кылдылар, һәлак булганнарның туганнарына көч һәм түземлек, ә яралыларга дәва теләделәр.