Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Эш сәфәренең төп максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Алексеевскдорстрой»ААҖ асфальт-бетон заводында булдылар. Биредә алар юл-төзелеш лабораториясе эше белән таныштылар, шулай ук NFLG асфальт-бетон катнашмасының җитештерүчәнлеген бәяләделәр.
«Алексеевскдорстрой»ның республика 5 районында (Алексеевск, Спас, Әлки, Яңа Чишмә һәм Алабуга районнарында) 6 җитештерү участогы бар. 1800 км дан артык гомуми файдаланудагы юлларны карап тоту белән беррәттән, предприятие эшчәнлегенең төп төре булып федераль һәм төбәк автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау тора.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген «Алексеевскдорстрой» ААҖ коллективы 1600 дән артык кеше тәшкил итә.
2020 елдагы икътисадый күрсәткечләре хәбәр ителде (капиталь ремонт һәм реконструкция, юллар төзү). «Алексеевскдорстрой» ААҖ «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2020 елда республиканың 9 районында (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Чистай) эшләр башкарган.
Татарстан Президенты шулай ук юл-төзелеш лабораториясен карап чыкты. Аны 2019 елда барлык заманча стандартларны үтәү максатыннан ачтылар. Италия җитештерү җиһазлары урнаштырылган, барлык халыкара стандартлар саклана.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус күргәзмәдә Алексеевск районы предприятиеләре продукциясе белән танышты. Район хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Президенты язгы эшләрнең барышы, чәчү кампаниясен тәмамлау сроклары, шулай ук районның социаль-икътисадый үсеше белән кызыксынды.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов һәм башкалар озата йөрде.