Яңалыклар

20.05.2021

Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының 2020/2021 елның җылы бирү чорында эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

19.05.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

19.05.2021

Рәсми Татарстан сайтында «Россия һәм Үзәк Азия яңа дөнья өндәүләре алдыннан – киләчәккә уртак юл» темасына «Валдай» дискуссия клубы ачылуның һәм утырышының онлайн трансляциясе оештырылачак.

Утырыш «Валдай» халыкара дискуссия клубының (20-21 май) Үзәк Азия конференциясе кысаларында узачак.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия студентлар спорт клублары ассоциациясе рәисе Елена Исинбаева белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы трансформация буенча «Трансмашхолдинг» АҖ стратегик сессиясен ачуда катнашты.

Чара видеоконференция режимында һәм дә Иннополис шәһәре территориясендә узды.

Сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев мөрәҗәгать итте.

18.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент шәһәре Хәкиме Җаһонгир Артикхоҗаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Татарстан башкаласында кунаклар иҗтимагый киңлекләр, парк зоналары һәм скверларны булдыру һәм үстерүдә, шулай ук күп фатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлауда республика тәҗрибәсе белән таныштылар.

18.05.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2021 елның коену сезонында сулыкларда гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә багышланган брифинг узды.

17.05.2021

Бүген Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына туры эфир узды.

Очрашуның модераторлары – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Битләр: << 611 612 613 614 615 ( 616 ) 617 618 619 620 >>