Татарстан Президенты: Бабаларыбызның һәм бабаларыбыз бабаларының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары беркайчан да онытылмасын өчен без барысын да эшләячәкбез

09.05.2021

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан бәйрәм Парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Чараның рәсми өлеше Җиңү Байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары белән йөрүдән башланды.

Аннары Кызыл мәйданда хәрби парад трансляциясе турыдан-туры күрсәтелде. Ил гражданнарын Җиңүнең 76 еллыгы белән Россия Президенты Владимир Путин котлады.

«Бөек батырлыкны нәкъ менә совет халкы башкарганны без һәрвакыт истә тотачакбыз. Сугышның иң авыр вакытында, фашизмга каршы көрәшнең нәтиҗәсен билгеләгән хәлиткеч көрәшләрдә безнең халык Җиңүгә илтүче юлда батыр һәм бердәм булды. Безенең кешеләр Җирдә, диңгездә һәм күктә каты сугышларда һәлак булдылар», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.

Аннары Казанда Меңьеллык мәйданында җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика совет солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турындагы истәлекләрне саклап калырга тырыша. Аннары Татарстан Президенты чыгышының тезисларын китерәбез:

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоны хәрбиләре! Кадерле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне – халкыбызның бөек бәйрәме белән котлыйм!

76 ел элек Берлинда Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаганнар. Бу кешелек тарихында иң канкойгыч һәм рәхимсез сугыш тәмамлану һәм нацизм җимерелү символы булды.

Бу изге көндә без сугышларда үлемгә каршы барган, тылда йокысыз һәм ялсыз хезмәт куйган кешеләргә чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Сез бөек батырлык үрнәкләре күрсәттегез, без бу турыда беркайчан да онытмабыз. Сезнең алда баш иябез һәм Бөек Җиңү өчен сезгә тирән хөрмәтебез!

Без бабаларыбызның һәм бабаларыбызның бабаларының батырлыклары онытылмасын, ә безнең гражданнар көчле һәм чәчәк атучы илдә яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез. Геройлар буынының сугышчан традицияләрен Россия армиясе лаеклы дәвам итә. Югары баш командующий Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә илнең оборона куәте, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең хәрби потенциалы һәм абруе үсә.

Россия һәм Татарстанның эзтабарлар отрядлары Ватанны саклаучыларның йөзләгән исемен кире кайтаралар, аларның җәсәдләрен хөрмәт белән җиргә тапшыралар.

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим!

Без яу кырында һәлак булганнар алдында баш иябез. Халкыбызның бөек батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Бөек Җиңү котлы булсын!».

Аннары Казан гарнизоны башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков парад исәбендә торган гаскәрләрне йөреп чыкты, һәм Татарстан Президентына парадны башларга әзерлек турында хәбәр итте.

Марш белән Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре, Казан хәрби училищелары, республика иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре узды. Хәрби һәм махсус техника, ретроавтомобильләр юл алды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.