Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, бүген көннең беренче яртысында Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә ату булды. Нәтиҗәдә 9 кеше һәлак булды, шул исәптән 7 бала. Тагын 21 кеше хастаханәләргә китерелде.
Киңәшмә бер минут тынлык белән башланып китте.
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары һәм медицина бригадалары хезмәткәрләренең оештырылган гамәлләрен билгеләп үтте. «Барлык хезмәтләр - Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Прокуратура, Тикшерү комитеты - эшне бик оператив оештырдылар. Санитар хезмәтләр тиз арада җавап бирде. Барысы да югары дәрәҗәдә булды", - диде ул.
Президент шулай ук террорчылыкка каршы комиссия утырышын үткәрү турында хәбәр итте, аның нәтиҗәләре буенча берничә күрсәтмә бирелде: уку йортларында куркынычсызлыкны тикшерү, республикада корал хуҗаларын комплекслы тикшерү, һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә түләү оештыру.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров зыян күргән балалар хастаханәсендә булдылар.