Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе төркмән ягы белән сөйләшүләр алып барды. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Ашхабадка эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Бүген Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына темасына туры эфир оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде.
Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Сәрдәр Бердымөхәммәдов каршы алды.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында төзелеш өлкәсендә булган ихтимал хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда (Һади Такташ ур.) «Юстиция кварталлары» төзелеше нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко катнашты.
Казанда «Юстиция кварталлары» – ул заманча шәһәр киңлеге, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше файдалана ала торган барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Шул исәптән монда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе, түләүсез юридик ярдәм үзәге, граждан инициативалары үзәге һ. б. урнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Юстиция министры Константин Чуйченко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Федераль ведомствоның төбәк хакимияте белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән чираттагы координацион киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә төбәкнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына темасына туры трансляция оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова 2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.