Яңалыклар

27.04.2021

Татарстанның төбәк юлларында авариягә китерүче чокырларны 15 майга кадәр бетерү планлаштырыла. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

27.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланды.

27.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия-Россия сәүдә палатасы президенты, «Делимобиль» каршеринг компаниясенә нигез салучы Винченцо Трани белән очрашты.

27.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре кырыеннан йөреп чыгу участогында М-7 автоюлын төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.

26.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында булды.

Бу районга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Агролак» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты һәм терлек азыгы җитештерү үзәгендә һәм 100 башка исәпләнгән бозаулар фермасында булды.

Рөстәм Миңнехановка язгы кыр эшләренең барышы, минераль ашламалар кертү күләмнәре һәм минераль ашламалар запаслары турында сөйләделәр. Теләче районы хуҗалыкларында кулланыла торган минераль ашламалар күргәзмәсе оештырылды.

26.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында булды. Сәфәре барышында Президент районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Очрашу Яңа Кырлай авылы янындагы кырда узды.

26.04.2021

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган тантана кысаларында узды.

Чәчәкләр салу тантанасында республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да катнашты.

26.04.2021

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

Сезне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар өчен аның гаҗәеп тасвирлы, җанлы шигърияте һәрчак әхлакый маяк, туган телнең сафлыгын һәм тәэсир көчен күрсәтүче гүзәл үрнәк, милли тәңгәллегебезгә бәрәкәтле җирлек булып тора.

24.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭКОяз 2021» республикакүләм акция кысаларында үткәрелгән өмәдә катнашты.

Быел республика өмәсен үткәрү урыны «Нокса урманы» паркы булды.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казанның Совет районы администрациясе һәм иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә биредә территорияне җыештыру буенча масштаблы акция, шулай ук экологик проектларны тәкъдир итү оештырылды.

24.04.2021

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы милкендәге дәүләт һәм муниципаль унитар предприятеләренед агымдагы торышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 611 ( 612 ) 613 614 615 616 617 618 619 620 >>