Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

09.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Аның белән бергә тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Җиңү паркына килүгә Рөстәм Миңнехановны яшь армиячеләр һәм кайбер яшьләр оешмалары вәкилләре сәламләде. Президентның Җиңү көне белән котлавына җавап итеп, яшьләр өч тапкыр «Ура!» кычкырдылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән ветераннарны сәламләде.

Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр куеп, сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм тантанада катнашучылар һәлак булган солдатларның аналары һәм толлары монументына, шулай ук Совет солдаты монументына чәчәкләр салдылар.

Аннары ТР Президенты «Хезмәт батырлыгы шәһәре» фотокүргәзмәсе белән танышты. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Экспозициядә Җиңүгә үз өлешләрен керткән предприятиеләр һәм аларның хезмәткәрләре турында фоторәсемнәр һәм документаль материаллар тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне киңәйтергә, аны Татарстанның күренекле фән һәм сәнәгать эшлеклеләре турындагы мәгълүмат белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Соңыннан Президент «Казан» К-403 су асты көймәсе рубкасында булды, анда диңгезчеләр белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ретро «Җиңү» автомобилендә Җиңү көне уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре парадында катнашу өчен Меңьеллык мәйданына юнәлделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.