Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.
Чара Казанның 175-нче номерлы гимназиясенә һөҗүм итү белән бәйле рәвештә оештырылды, анда бүген иртән ату нәтиҗәсендә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәлак булды. Тагын 21 кеше хастаханәләргә китерелде.
Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Рөстәм Миңнеханов ашыгыч рәвештә республиканың барлык мәгариф учреждениеләренә киң колачлы тикшерү оештырырга, шулай ук куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты. Иртәгә, 12 майда, Казан мәктәпләрендә дәресләр уздырылмый.
Атучыны хокук саклау органнары тоткарлаган инде. Аның теркәлгән коралы булуы ачыкланды. Рөстәм Миңнеханов профильле хезмәтләргә республикада корал хуҗаларын комплекслы тикшерүне уздырырга кушты.
Шулай ук Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республика Хөкүмәте компенсацияләр оештыру буенча карар әзерләячәк. Һәлак булучыларның гаиләләренә 1 млн сум, авыр һәм урта дәрәҗәдәге яраланган кешеләргә – 400 мең сум, җиңел дәрәҗәдәге кешеләргә 200 мең сум түләнәчәк.
Рөстәм Миңнеханов карары буенча 12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Элегрәк Татарстан Президенты 175-нче номерлы гимназиядә булды. Рөстәм Миңнеханов бинага керде һәм махсус хезмәтләр вәкилләре белән хәл турында сөйләште.