Татарстан Президенты хастаханәдә Казан гимназиясендәге һөҗүмдә зыян күргән балалар хәлен белеште

11.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Балалар Республика клиник хастаханәсендә булдылар. Анда Казанның 175-нче номерлы гимназиясендәге һөҗүмдә зыян күргән 18 укучы ята.

Табиблар балалар хәле турында хәбәр иттеләр, барлык пациентларга тиешле ярдәм күрсәтелә, дип ышандырдылар. Рөстәм Миңнеханов палаталарда балалар хәлен белеште, аларга тиз арада сәламәтләнүләрен теләде.

Аннары БРКХдә оператив киңәшмә булды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, моннан алда шәһәр һәм район башлыклары белән селектор киңәшмәсе оештырылган, аның барышында барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык таләпләрен тикшерү йөкләнде. Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия уку йортларын аерым контрольгә алды.

Шулай ук Президент билгеләп үткәнчә, зыян күргән барлык гаиләләр дә түләүләр һәм кирәкле ярдәм алачак. «Барлык түләүләр, җирләү - барлык бу мәсьәләләрне үз өстебезгә алабыз. Эш оештырылган, миңа даими рәвештә хәбәр итәләр. Мәктәптә безнең вице-премьер. Без барысын да тагын бер кат тикшерәчәкбез, һәр гаиләдә булачакбыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде, дип өстәде Президент.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев