Россия һәм Ислам дөньясы илләренең якынаю процессы күп полярлы дөньяны формалаштыру шартларында уңышлы партнерлык мөмкинлеген раслый. Бу хакта бүген Россия Тышкы эшләр министрлыгында «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тәкъдир итүендә Татарстан Республикасы Президенты, төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Рәсми Татарстан сайтында утырышның турыдан-туры трансляциясе оештырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге чарада Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең илчеләре катнашты. РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров исеменнән сәламләү сүзен мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек буенча министрның махсус вәкиле Константин Шувалов укыды.
Рөстәм Миңнехановның Россия Тышкы эшләр министрлыгында «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тәкъдир итүендә сәламләү тезислары:
«Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең илчеләре белән очрашуында катнашучыларны сәламләвемә шатмын.
Ике ел элек без бу форматта очраштык. Мондый элемтәләр Россия Тышкы эшләр министрлыгы мәйданчыгында бик файдалы.
Тышкы эшләр министры Сергей Викторович Лавровка һәм Тышкы эшләр министрлыгы коллективына бу инициативага һәм тулаем төркем эшенә ярдәм итүләре өчен, шулай ук барлык чит ил һәм Россия коллегаларына «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше линиясе буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе буларак, мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә.
Россия һәм Ислам дөньясы илләренең якынаю процессы күп полярлы дөньяны формалаштыру шартларында уңышлы партнерлык мөмкинлеген раслый.
Узган ел төркем дистәдән артык зур чара үткәргән – пандемиягә бәйле рәвештә алар онлайн-форматта узган, аларда көн тәртибендәге проблематикага, цивилизацияара һәм диниара диалогны үстерүгә, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, яшьләр арасындагы элемтәләрне һәм алмашуны үстерүгә, мәгълүмати агымнарны һәм коммуникацияләрне яхшыртуга игътибар бирелгән.
Узган ел Россия Федерациясе һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы партнерлыгының 15 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кебек юбилей даталары белән бергә билгеләп үтелде. Шулай ук узган ел «Пандемия цндщълщре шартларында мөселман дөньясы: социаль дистанция шартларында бердәмлек» халыкара конференциясе; «Россия – Африка: сәясәт, икътисад, тарих һәм мәдәният» фәнни форумы; «Мультимәдәни дөньяда Ислам» X Халыкара форумы һәм башка чаралар узды.
Моннан тыш, без ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара ислам сәнгате көнен бәйрәм итүдә катнаштык.
Агымдагы елда коронавирус пандемиясе аркасында октябрьгә Согуд Гарәбстаны Мәмәләкәтендә стратегик күзаллау төркеменең күчмә утырышын уздыру планлаштырылган. Шулай ук 28-30 июльдә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты узачак. Сезне ел саен үткәрелә торган бу масштаблы форумда катнашырга чакырабыз.
«Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең Парламент берлеге белән хезмәттәшлеге линиясе буенча берничә чара уздырылуга бәйле рәвештә, төркемнең парламентара дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә чыгуының мөһимлеген билгеләп үтәсем килә. Агымдагы елның 15 июнендә төркем ярдәмендә «Россия-Ислам дөньясы: хезмәттәшлекнең Парламент үлчәмнәре» көн тәртибе белән онлайн-конференция узачак»; ә көзен Федерация Советы тарафыннан Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең Парламент берлеге делегациясен чакырып парламент тыңлаулары оештырылачак.
Киләсе елда Россиядә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Бу вакыйга барлык мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия. Безнең республикада, Казанда бик күп кунаклар көтәбез. Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының 3 объекты урнашкан, шул исәптән Казан Кремле һәм Борынгы Болгар.
2022 елда без Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен кабул итәчәкбез, ул Бөтен дөньядан кунакларны җыячак, шулай ук Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Якындагы елларда Татарстанда башка эре халыкара спорт ярышлары да узачак. Мөселман дөньясыннан килгән катнашучыларны һәм кунакларны күрергә шат булачакбыз.
Белгәнегезчә, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан Евгений Максимович Примаков исемендәге халыкара премия гамәлгә куелды. Бүген без бу премияне Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе Наумкин Виталий Вячеславовичка тапшырабыз. «Булмый калган партнерлык. Согуд Гарәбстанында ике бөтендөнья сугышы арасында Совет дипломатиясе» фәнни басмасы һәм аның Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасында үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен» бирелә бу бүләк.
Рөстәм Миңнеханов Виталий Наумкинга Примаков ис. премия тапшырды.
«Бүгенге очрашу барышында без эшебез нәтиҗәләре буенча фикер алышуны дәвам итәчәкбез, планнар һәм перспективалар турында сөйләячәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без эшебезне активлаштырырга әзер».
Аннары төркем утырышын модератор - Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөбарәкша улы Мөхәммәтшин алып барды. Ул, аерым алганда, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, Иҗтимагый дипломатия механизмы буларак, үз эшен дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, төркемнең Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлеге киңәя. Вузның Попечительләр советының беренче утырышында Попечительләр советы рәисе – РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сайланды.
Россия Федерациясе сенаторы, 2022 елда Дини һәм этникара диалог буенча бөтендөнья конференциясенә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча махсус вәкил Ильяс Умаханов әлеге чарага әзерлек турында сөйләде. Ул конференцияне үткәрү датасы 2022 елның 16-18 мае билгеләнгән, дип ачыклык кертте. Конференцияне үткәрү урыны итеп Санкт-Петербург шәһәре сайланган.
Татарстанның инвестицион проектлары һәм, гомумән, төбәкнең потенциалы һәм инвесторларны җәлеп итү эше турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.