Татарстан белән Саха Республикасы арасында 2021-2023 елларга Хезмәттәшлек турында килешү һәм Чаралар планы имзаланды

08.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Николаев кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, Саха Республикасы делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.