Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) - Татарстанның стратегик партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНАның яңа президенты Хөсәен Әл Мөсәлләм һәм оешманың Мактаулы Президенты Хулио Маглионе белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Әл Мөсәлләм Халыкара йөзү федерациясен 5 июньдә җитәкли башлады, бу вазыйфада ул Хулио Маглионены алыштырды. Татарстанга эш сәфәре – Әл Мөсәлләмнең яңа вазыйфасында беренче чит ил сәфәре.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән ФИНАны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. «Без чын күңелдән Федерация җитәкчелегенә республикабызны ФИНАның абруйлы гаиләсенә системалы интеграцияләү өчен рәхмәт белдерәбез. Казанда узачак эре халыкара турнирлар алдыннан шуны билгеләп үтәсем килә, безнең бурыч – сезнең барлык өметләрне аклау. Чөнки ФИНА белән бергә уздырылган барлык чараларны да без иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырыштык», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Хулио Маглионега хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары һәм республикага ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. «Безнең дустыбыз Хулио Маглионе салган яхшы традицияләр ныгыр дип өметләнәбез. Маглионе әфәнде – безнең республика өчен, шәхсән минем өчен бик якын кеше. Татарстан сезне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алачак, ә сез безнең өчен – өлкән иптәш», - дип ышандырды ул.
Видеоэлемтә буенча сөйләшүгә РФ спорт министры Олег Матыцин да кушылды. Ул ФИНА җитәкчелеген сәламләде һәм Россиядә спортны үстерүгә һәм, аерым алганда, йөзү төрен популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Министр ассызыклаганча, бүген Татарстанның эре халыкара турнирларны оештыру буенча зур тәҗрибәсе бар. «Сезнең яңа статустагы беренче чит ил визитыгыз нәкъ менә Казанда узуы бик мөһим. Россиянең бөтен спорт гаиләсе исеменнән Сезгә яңа вазыйфагызда уңышлар телим», - дип өстәде Олег Матыцин.
Хөсәйн Әл Мөсәлләм, үз чиратында, ФИНАның Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләвен белдерде. «Сез – безнең партнер. Республика спортны үстерү өчен барысын да эшли. 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыруыгыз безгә бик ошады. Әлеге турнирдан соң сезнең мирасыгыз бик зур – бүген халык бик теләп йөри тороган һәм күп санлы ярышлар уза торган спорт объектларыгыз бар. Шулай ук бүген без Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында да булдык, анда нәтиҗәле сөйләшүләр уздырдык, күп санлы проектлар планлаштырдык. Гомумән алганда, мин Маглионе әфәнде башлаганны дәвам итәргә ниятлим. Без бердәм команда буларак эшлибез, һәм мин монда аның стратегиясен дәвам итәчәкмен», - дип ассызыклады ФИНА Президенты.
Хулио Маглионе үз чыгышында Казанның Россиянең спорт башкаласы булуын билгеләп үтте. «Казанга беренче тапкыр килгәч, мин монда ФИНА тарихында иң яхшы чемпионат узачак дип уйлый алмадым. Әмма турнир башланыр алдыннан шәһәрдә бик яхшы инфраструктура барлыкка килде, ул бүген дә эшләвен дәвам итә. Без монда үзебезне өебездәге кебек тоябыз, монда безнең дусларыбыз», - диде ФИНА Мактаулы Президенты.
Татарстан Республикасында якындагы елларда ФИНА линиясе буенча берничә эре спорт чаралары планлаштырылган. Алар арасында 2022 елда Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бар.