Рөстәм Миңнеханов Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашуда: Безнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләребез тотрыклы үсә

08.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Айсен Николаев җитәкчелегендәге Саха Республикасы делегациясе Татарстанда эш сәфәрендә.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешү һәм икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев кул куйды.

Аннары очрашу киңәйтелгән составта узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, якут коллегаларының Татарстанга эш сәфәре кысаларында «Якутия – Татарстан» төбәкара форумында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды (бу көннәрдә Казанда уза).

«Безнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр тотрыклы үсә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Соңгы елларда товар әйләнеше якынча 4 млрд. сум тәшкил итте. Без Якутиягә йөк автомобильләре, шиналар, дизель ягулыгы һәм бензин, компрессор станцияләре өчен җиһазлар, азотлы ашламалар, азык-төлек продуктлары һәм халык кулланышы товарлары җибәрәбез. Саха Республикасыннан традицион рәвештә ювелир әйберләр китерелә. Без үз ягыбыздан машина төзелеше продукциясен, шул исәптән газ-мотор ягулыгында машиналарны куллануны арттыру белән кызыксынабыз».

Рөстәм Миңнеханов ИТ-өлкәдә, программа продуктларын булдыруда хезмәттәшлекне карарга тәкъдим итте.

«Безнең төбәкләр Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенә - РИРАга керә, инновацияләр эшләү һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу, икътисадның югары технологияле тармакларын үстерүгә ярдәм итү – болар барысы да уртак эш өчен күп мөмкинлекләр ача», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Якутия көннәре кысаларында Татарстанда күргәзмә эшли, һәм төрле темаларга белгечләргә аралашу мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлдә булган сатып алулар буенча федераль мәйданчыкны куллану мөмкинлеген кулланырга тәкъдим итте (РФ заказы).

Татарстан Президенты якут коллегаларын 21-24 сентябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Week цифрлаштыру буенча халыкара форумда катнашырга чакырды.

Моннан тыш, Татарстанда көз көне шулай ук «Россия – спорт державасы» форумы узачак.

«Татарстанда без инвесторларны җәлеп итү буенча институтлар һәм инфраструктура булдыруга зур игътибар бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ике махсус икътисадый зона эшли – «Алабуга» һәм «Иннополис», 5 ТОСЭР – алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, муниципалитетларда якынча 100 сәнәгать мәйданчыгы булдырылды».

Гуманитар өлкәдә безне Россия халыкларының бай мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча проектлар берләштерә, дип ассызыклады Татарстан Президенты. «Безгә мәдәни алмашуны киңәйтергә кирәк", - дип тәкъдим итте ул.

"Киләсе елда – Саха Республикасы йөз еллыгында – без шулай ук сезнең төбәктә Татарстан көннәрен үткәрергә планлаштырабыз",- диде Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге чараны әзерләү буенча эшче төркем оештырырга, бизнес-делегация формалаштырырга һәм киң мәдәни программа әзерләргә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда Якутия көннәре»н оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм алынган элемтәләр үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгытуга яңа этәргеч бирәчәк, дип ышаныч белдерде.

Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев шулай ук Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген хезмәттәшлек турында килешү һәм 2021-2023 елга килешү буенча чаралар планы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәчәк. Айсен Николаев шулай ук искә төшергәнчә, алдагы Килешү 1996 елда имзаланган иде.

"Сүз дә юк, бүген безнең ИТ-өлкәдә элемтәләребез аеруча мөһим, - диде Айсен Николаев. - Без цифрлы трансформация флагманнарының берсе булып торабыз. Башта ук безнең ИТ-компанияләр дөнья базарына ИТ-продуктлар белән чыгу өчен эш кордылар". Ул ассызыклаганча, Татарстан белән коллаборация ИТ өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, бу ил эчендә эшләсен өчен ИТ өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Товар җитештерүчеләр өчен Татарстан базары перспективалы булып тора, - диде Айсен Николаев. - Ышанам ки, без Татарстан базарына тәкъдим итәрлек нәрсәләр табырбыз. Без инде бу юнәлештә эшлибез. Перспектив юнәлешләрнең берсе – туризм. Якутия – планетадагы экзотик урыннарның берсе», – диде Айсен Николаев, шулай ук ул Казан – Якутск турыдан-туры рейсларын ачу мәсьәләсе каралуын билгеләп үтте. Ул Якутскида очып китү-очып төшү полосасын реконструкцияләү буенча эш алып барылуын искәртте.

Саха Республикасы (Якутия) Башлыгы Казанда белем бирү учреждениеләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты – ул «Адымнар» мәктәбендә һәм халыкара мәктәптә булды.  

Айсен Николаев шулай ук кадрлар потенциалын үстерү буенча эш алып барырга, фән өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклау мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашырга кирәк дигән фикер белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген кич Татарстан Республикасында Якутия көннәрен ачу тантанасы (Г. Камал ис. театр каршындагы мәйданда) узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.