«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы туры эфирда трансляцияләнәчәк

08.06.2021

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы Рәсми Татарстан сайтында туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Утырышны «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.

Чара иртәгә, 2021 елның 9 июнендә, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Мәдәни үзәктә (Мәскәү) узачак. Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Чара барышында Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 15 ел тулу турында видеофильм күрсәтеләчәк.

Трансляциягә сайтның төп битендәге сылтама буенча кушылырга мөмкин. https://tatarstan.ru/  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.