Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Утырыш 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн кысаларында бер минут тынлык белән башланып китте. «Сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Комиссия утырышына видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары да кушылды. Төп тема – агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чаралары.
«Килеп туган гадәттән тыш эссе һава икътисадның төрле өлкәләренә, беренче чиратта, республиканың авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясый. Әлегә 2010 елдагыча түгел, әмма вәзгыять гаять кискен», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, килеп туган хәлне бәяләргә һәм югалтулар куркынычын киметү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм шәхси хуҗалыкларның тотрыклы эшен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар билгеләргә кирәк.
Оператив вәзгыять турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәктә гадәттән тыш һава шартлары урнашты – бигрәк тә, куркыныч күренешләр күзлегеннән. Бу – урманнарның янгын чыгу куркынычы югары, ул 4-5 класс куркынычка җиткән. Уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югарырак, бу куркыныч хәлгә туры килә.
Идарә эшчәнлегенең бер юнәлеше – барлык авыл хуҗалыгы культураларының, шул исәптән бөртекле һәм техник, күпьеллык үләннәрнең торышына мониторинглау – 22 гидрометеорология станциясе ел әйләнәсе (көзге һәм язгы) бу күзәтүне башкара.
Сергей Захаров шулай ук Татарстанда сөрүлек катламында продуктив дым запасларын күзәтү алып барылуын хәбәр итте. Идарәнең 40 берәмлек күчмә җиһазы бар, ул төбәкнең контур басуларындагы вәзгыятьне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Бу мәгълүмат шул исәптән эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен иминләштерү өчен дә кулланыла. Моннан тыш, идарә уңышның башлангыч һәм ахыргы фаразларын төзи. Бу мәгълүмат федераль хезмәт һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җиткерелә.
Вәзгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та сөйләде. "Май-июнь айларындагы һава шартлары, температура югары булу һәм явым-төшем җитмәү аркасында, игенчелек тармагы өчен бик уңайлы булып чыкмады", - диде ул. Явым-төшемнәр хәтта бер муниципаль район эчендә дә кискен локальлек һәм контрастлылык белән аерылып тора.
Марат Җәббаров ТР Гидрометеорология идарәсе мәгълүматларын китерде: Алексеевск районында явым-төшемнәр буенча уңай хәл – 83 мм, Зеленодольск районында – 80 мм, Кукмара районында - 11 мм, Лаешта – 17, Әлмәт районында – 23, Мөслимдә – 30 мм.
Министр билгеләп үткәнчә, корылык шартларының нәтиҗәләрен йомшартырга мелиорация программасы ярдәм итә. 2011 елдан сугарулы 35 мең гектар җир файдалануга тапшырылган. Бәрәңге һәм яшелчә буенча хәл тотрыклы – бу культуралар сугарулы. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 100 мең тоннага якын бәрәңге һәм 55 мең тонна яшелчә үстерү планлаштырыла.
Терлекләрне азык белән тәэмин ителешенә килгәндә, министр хәбәр иткәнчә, терлек азыгы басулары 760 мең га тәшкил итә, шулардан 445 мең га күпьеллык үләннәр. Үләннәрнең беренче катыннан узган елгыдан кимрәк әзерләнгән һәм икенче катка ышаныч юк. 2021 елда республика буенча барлыгы: печән – 322,0 мең тонна, сенаж – 2,3 млн тонна, силос – 2,6 млн тонна әзерләнгән. 21 июньгә 747 мең тонна күпьеллык үләннәрдән сенаж әзерләнгән.
Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен югалтуларны киметү һәм саклап калу өчен, республика буенча һава торышын күзәтеп торырга кушты. «Безгә терлекчелек өчен азык кайда алырбыз, баш санын ничек саклап калырбыз шул хакта уйларга кирәк, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да», - диде ул.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты күрше Идел буе төбәкләре буенча вәзгыятьне мониторингларга кушты. «Без инде 2010 елда корылык булган вәзгыятьне уздык, - диде ул. - Без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. - Безнең эчке ресурсларны мобилизацияләргә кирәк". Һава температурасы югары булу һәм явым-төшем кытлыгы җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Мелиорация системасы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов бу эшне алга таба да дәвам итәргә кушты.
Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 30 июньдә комиссиянең чираттагы утырышы булачак. "30 июньгә кадәр әлегә гадәттән тыш хәл кертү турында карар кабул ителми, - диде ул. - Безгә гадәттән тыш хәл режимын кертергә кирәкме-юкмы икәнен тулысынча аңларга кирәк. Әгәр дә шундый ук хәл булса, гадәттән тыш хәлләр мәҗбүри».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген районнарда – һәр хуҗалыкта, торак пунктта терлек азыгының торышы һәм запаслары белән бәйле ситуацияне ачыклау мөһим. Ул шулай ук республиканың нинди кредит ресурслары булуын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен кайсы банклардан кредит алу мөмкинлеге булуын анализларга кушты. «Нинди кредит ресурслары салынуын нинди банклардан алырга мөмкин булуны аңларга кирәк, - диде ул. - Килеп туган ситуациядә без кичектерү яки күчерү өлешендә федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу мәсьәләләрне дә эшләргә кирәк. Республика буенча вәзгыять катлаулы».