Рөстәм Миңнеханов: Казан белән Истанбулны тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли

23.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиядә эш сәфәрендә.

«Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, Казанда сезнең илнең Генераль консуллыгы уңышлы эшли, ә Истанбулда – безнең республика вәкиллеге», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Ике як арасында бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә кардәшлек турында 18 килешү төзелгән. Казан һәм Истанбулны даими авиаэлемтә бәйли, ул 22 июньдә торгызылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.