2020 елның шул чоры белән чагыштырганда янгыннар саны 18%ка арткан, янгыннарда кешеләрнең һәлак булу 55%ка арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, янгыннарның шактый артуы май аенда һәм июнь аендагы эсселек аркасында килеп чыккан. Коры үлән, чүп-чар, камыш, камыл яна. "Әмма безнең фикеребезчә, янгыннарның сәбәбе – халык белән нәтиҗәсез профилактик эш алып баруда, - диде ул. - Гомумән алганда, 26 муниципаль районда янгыннар саны арту күзәтелә. Алексеевск районында иң начар күрсәткечләр – 260%ка, Чирмешән районында – 140%ка, Яңа Чишмә районында – 118%ка, Нурлат районында – 106%ка, Чаллыда – 90%ка арткан».
Моннан тыш, 22 муниципаль районда янгыннарда кешеләр һәлак булу теркәлгән. Әлмәт, Чаллы, Югары Ослан, Лениногорск, Әгерҗе, Чирмешән, Лаеш районнарында.
Шул ук вакытта 12 муниципаль берәмлектә янгыннар саны арту да, кешеләрнең һәлак булуы да күзәтелә.
Без һәр язны ландшафт янгыннары турындагы мәсьәләне күтәрәбез, диде Рафис Хәбибуллин. "12 апрельдән башлап үлән, камыш, чүп-чар януга бәйле 1223 янгын чыкты, бу узган ел белән чагыштырганда 14%ка күбрәк, - дип сөйләде ул. – Иң күп янгын Чаллыда (157), Тукай районында (121), Түбән Камада (99) күзәтелә. Барлыгы 28 районда".
Коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле янгыннарда 2 кеше һәлак булды (Казан һәм Чаллы).
Нотыкчы шулай ук республиканың су объектларындагы хәлләр турында кыскача сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 24 кеше суга батып үлгән, шул исәптән 3 бала. Рафис Хәбибуллин халык белән профилактик эш алып бару, гражданнарның куркынычсыз ял итүе өчен шартлар тудыру, бары тик җиһазландырылган пляжларда гына коену кирәклеген ассызыклады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, янгын куркынычсызлыгы, суда кешеләр иминлеге мәсьәләләре игътибар үзәгендә кала. «Без инде тискәре нәтиҗәләргә ия. Кешеләр тиешенчә корылмаган урыннарда коеналар. Кайберләре исерек килеш тә», - диде ул һәм ситуацияне контрольдә тотарга өндәде.