Рөстәм Миңнеханов Төркиядә «Гебким» оештырылган сәнәгать зонасында булды

23.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында «Гебким» оештырылган сәнәгать зонасында булды.

«Гебким» - Төркиядә химия сәнәгате предприятиеләрен урнаштыру буенча махсуслашкан беренче оештырылган зона. Бүген ОСЗның 66 участогында 34 эре завод эшли,тагын 14 производство төзелеш стадиясендә.

«Гебким» территориясендәге предприятиеләр химия сәнәгатенең лак-буяу эшләнмәләре, косметика, чистарту чаралары, пластмасса, азык өстәмәләре, дарулар, авыл хуҗалыгы өчен химикатлар җитештерү һ.б. өлкәләреннән гыйбарәт. Хезмәткәрләрнең гомуми саны - 2,6 мең кеше.

Татарстан Президентына сәнәгать зонасында урнашкан кайбер предприятиеләрне күрсәттеләр, шулай ук компанияләр өчен булдырылган инфраструктура белән таныштырдылар.

"Мин төрле икътисадый зоналарда булдым, әмма сезке кебекне күргәнем юк. Мин монда ике сәбәпне күрәм. Беренчедән, төрек халкы бик хезмәт сөючән, икенчедән, дәүләт шартлар тудыра", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов «Гебким» җитәкчелеге белән очрашуда.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанның Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. "Татарстанда безнең Төркия партнерлары белән гамәлгә ашырыла торган һәр проект уңышлы", - дип белдерде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.