Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы белән очрашты

23.06.2021

Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы Али Йерлика белән очрашты.

«Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле багланыш буыны булырга тырышабыз. Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе. Ә Истанбулның Казан белән кардәшлек элемтәләре дә бар.

Сезнең инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру темплары һәм масштабы сокланырлык һәм ихлас хөрмәткә лаек», - диде очрашу барышында Татарстан Президенты.

Истанбул – Төркиянең икътисадый үсеш үзәге һәм төп сәнәгать шәһәре. Монда илнең төп банклары, чит ил иминият җәмгыятьләре һәм агентлыклары урнашкан.

Истанбулда Татарстан бизнесы белән хезмәттәшлек итә торган эре компанияләр берләшмәләре урнашкан: Төркия экспортерлары ассамблеясе (TIM), Төркиянең тышкы икътисадый элемтәләр комитеты (DEIK), бәйсез Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе (MÜSIAD) һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан инде урнашкан эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуда гына түгел, яңа өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә тели.

Очрашуда Истанбулда урнашкан бизнес-ассоциацияләр һәм сәнәгать зоналары белән актив хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, сәнәгать мәйданчыклары, министрлыклар, ведомстволар һәм компанияләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында Төркия эшлекле даирәләренә сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүләр уздыру, Татарстан Республикасына Төркия инвесторларын җәлеп итү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, Татарстан Истанбул сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан Республикасына һәм Истанбулга үзара бизнес-миссияләр оештыру белән кызыксына. Транспорт системасы белән идарә итү өлкәсендә Казан белән Истанбул арасында тәҗрибә алмашу ихтыяҗы муниципаль дәрәҗәдә бар.

Искәртеп узабыз, Истанбулда 1997 елның 13 сентябреннән Татарстан Республикасының Төркия Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.