Татарстан Президенты – БДИдә ике йөз балл җыючыларга: Сез – яшьләребез өчен чын үрнәк

20.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре кысаларында БДИ буенча 200 балл җыйган мәктәп укучылар белән очрашты. Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИның югары нәтиҗәләре белән котлады. «Бу сезнең зур хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз, остаз педагогларыгызның эше, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәме нәтиҗәсе. Без сезнең белән бик горурланабыз. Сезне Олимпия чемпионнары белән чагыштырырга мөмкин. Сез – яшьләребез өчен чын үрнәк", - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, БДИда ике йөз баллл җыйганнарның перспективалары зур, һәр Россия югары уку йортлары андый абитуриентлар белән бик   кызыксына. «Киләчәктә барысы да сездән тора. Сез Татарстанның югары уку йортын сайлый аласыз, йә университет Россиянең башка шәһәрендә булырга мөмкин. Без, үз чиратыбызда, сезнең белән элемтәләрне саклап калырга һәм киләчәктә дә багданышҗа торырга телибез. Әгәр киләчәктә Татарстанга кайтырга уйласагыз, без моңа шат кына булачакбыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Президент очрашуда яшь педагоглар катнашуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, укытучы хезмәте зур тырышлык таләп итә, һәм яшь белгечләргә бу катлаулы һәм мөһим эштә уңышлар теләде. Ул Татарстанда укытучыларның уңайлы эшләве өчен мәгариф мохитен яңарту буенча зур эш алып барыла, дип өстәде.

Татарстанда быел 11 укучы 2 фәннән 200 балл җыйган. Тулаем алганда, Татарстан БДИ нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләре арасында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.