Алексей Песошин Алабуга районында булды

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алабуга муниципаль районына килде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында ТР Премьер-министры “Мир” ҖЧҖ терлекчелек комплексын карады һәм предприятие җитәкчелеге белән берничә эш мәсьәләсе хакында фикер алышты.

Аннары делегация 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда шушы көннәрдә генә ремонт төгәлләнгән.

Шулай ук Алексей Песошин реконструкциядән соң ачылган И.И.Шишкин музей-йортында булды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте