Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Столбище авылында DoorHan яңа заводы мәйданчыгында узды.
Очрашуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары катнашты. Әңгәмә барышында Президент шәхси хуҗалыкларны кирәкле терлек азыгы белән тәэмин итү темасына тукталды, шулай ук терлекләрнең баш санын арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Лаеш фермерларының җитди конкурентлы өстенлеге бар: янәшәдә генә Казан урнашкан – авыл хуҗалыгы продукциясен, бигрәк тә сөт сату базары бик зур.
Очрашу вакытында Президентка районның бер КФХ җитәкчесе мөрәҗәгать итте. Ферма урнашкан Мирәтәк авылында каты өслекле юл юк. Бүген хуҗалыкта 100 баш мөгезле эре терлек бар. Планда – 300 терлеккә тагын 2 сыер абзары төзү. Әмма юл проблемасы фермерларның эшен кыенлаштыра.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, фермер хуҗалыклары аеруча ярдәмгә лаек, дип билгеләп үтте. «Сезгә ярдәм итәчәкбез. Без эре фермаларны гына түгел, ә зур булмаган хуҗалыкларны да үстерү яклы, алар еш кына тотрыклырак та», - дип өстәде ТР Президенты.