Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе - идарә рәисе Максим Топилин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан белән Россия тимер юллары арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, шул исәптән уртак социаль проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Максим Топилин РЖДга бу елның мартында күчте. Яңа постта ул социаль сәясәт һәм хезмәтне саклау өлкәсендә нормалар иҗат итү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.