РФ Юстиция министры Татарстан Президентына ведомствоның иң югары бүләген тапшырды

10.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министры Константин Чуйченко белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

РФ Юстиция министрлыгының һәм Татарстан Республикасының төрле яклап хезмәттәшлеге, шул исәптән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Шулай ук Константин Чуйченко Рөстәм Миңнехановка Анатолий Кони медален тапшырды. Иң югары ведомство бүләге РФ Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләрен социаль яклауга ярдәм итү, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә аерым шәхси казанышлары өчен бирелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.