Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларын социаль-икътисадый үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко киңәшмәсендә катнашты. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашты.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел җәй Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, корылыктан җитди зыян күргән. «Соңгы тапкыр мондый корылык 2010 елда булды, быел хәл кабатланды. Без уңышны саклап калу өчен барысын да эшләдек. Корылыклы 2010 елда нибары 700 мең тонна ашлык җыеп алынган булса, быел, кукуруз белән бергә, 2,5 млн тонна булыр, дип көтәбез. Әмма бу җитәрлек түгел", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гадәттән тыш эсселек аркасында эре хуҗалыклар да, шулай ук кече хуҗалыклар да бик нык зыян күрде. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар да җитди кыенлыкларга тап булды.
Татарстан Президенты Дмитрий Чернышенкога әлеге теманы Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүне һәм корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтүне сорады.
Искәртеп узабыз, РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Идел буе федераль округы буенча куратор итеп билгеләнгән иде.