Татарстан Президенты Казанда беренче электробусны сынап карады

10.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда сынау режимында эшләүче беренче электробус белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Электробусны «КАМАЗ» компаниясе эшләнгән. Заманча инновацион транспорт 80 пассажирга исәпләнгән, 35 утыру урыны каралган. Тулысынча электр корылмасы алган аккумуляторларда йөрү запасы 50 км тәшкил итә, максималь тизлеге – 75 км/сәг. Электробус цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү системалары белән тулысынча җиһазландырылган. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә барлык шартлар да тудырылган.

«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, 15 нче июльдә автотранспорт 3 нче троллейбус маршруты буенча, «Елга порты» тукталышыннан Академик Глушко урамына кадәр йөри башлаган. Белгечләр аның техник характеристикаларын уңай бәяләгәннәр.

Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, электробусның төп өстенлекләре – экологик һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. 10 ел эчендә җәмәгать транспортының әлеге төре газ-мотор автобусыннан – 2, ә дизель ягулыгыннан 3 тапкыр экономиялерәк булачак.

ТР Президенты электробусларның зур потенциалын билгеләп үтте. Ул Кытай һәм Европа илләре электр җәмәгать транспортына актив күчә, дип белдерде. Ул шулай ук «КАМАЗ»ның Мәскәүгә 500дән артык электробус җибәрүен ассызыклады, алар үзләрен иминлекнең иң югары таләпләренә җавап бирүче ышанычлы һәм заманча транспорт буларак таныткан.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Сергей Когогин Елга портыннан алып К. Тинчурин ис. театрга кадәр электробуста бардылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.