Татарстан Президенты РИРА директоры Иван Федотов белән очрашты

09.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Ассоциациянең төп эш нәтиҗәләре һәм 2021 ел ахырына кадәр чаралар планы турында фикер алыштылар. Шулай ук РИРА Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы мәсьәләләре каралды.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

Белешмә өчен:

Россия Инновацион регионнары ассоциациясе, эксперт бәяләмәләрен, аналитик докладларны һәм башка мәгълүмати-белешмә материалларны әзерләү ярдәмендә, Россия Федерациясе субъектлары- Ассоциация әгъзалары мәнфәгатьләрен федераль башкарма хакимият органнарында алга этәрә.

Ассоциация РИРА әгъзалары булган төбәкләрнең өстенлекле проблемаларын, инициативаларын һәм тәкъдимнәрен җыя һәм анализлый, федераль законнар проектларына эксперт бәяләмәләре әзерли һәм региональ үсешнең төп мәсьәләләре буенча аналитик хатларны, федераль башкарма хакимият органнарына җибәрә.

Ассоциация хезмәткәрләре һәм вәкилләре Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм федераль министрлыклар каршында оештырылган коллегиаль һәм киңәшмә органнары утырышларында даими катнашалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.