Рөстәм Миңнеханов Росранснадзор җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты

09.09.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты.

Очрашуда федераль ведомство эшчәнлеге линиясе буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Ространснадзор эше пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын, куркыныч йөкләрне ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү ягыннан барлык төр транспортны колачлый.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.