Яңалыклар

04.10.2021

«Безнең гамәлләрне теләсә ничек аңлатырга була, әмма әлегә сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барган очракта, без иң кискен чаралар күрәчәкбез». Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге планеркада хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов штаб һәм министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә, яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау өлешендә иминлекк таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны кискенләштерү бурычын куйды.

02.10.2021

“Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсе кысаларында Дубайда (БГӘ) “Иннополис” МИЗ компанияләре-резидентлары блокчейн һәм ясалма интеллект өлкәсендә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.

02.10.2021

Республикадагы эпидемиология вазгыяте һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.

02.10.2021

Татарстан Республикасында илкүләм проектлар һәм төзелеш тармагындагы республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.

02.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә катнашучы илләрнең павильоннарын карап чыкты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәрендә.

Дубайдагы Бөтендөнья күргәзмәсендә шулай ук Россия павильоны да Татарстан экспозициясеннән эшли башлады.

01.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Казахстан павильонында булды.

01.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (Дубай) эш сәфәре кысаларында Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасында катнашты.

01.10.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

01.10.2021

Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде.

Бу хакта Дубайдагы “Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде.

01.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (Дубай) эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Экспо-2020 Бөтендөнья күргәзмәсе кысаларындагы чараларда катнаша.

Битләр: << 541 542 543 544 545 546 547 ( 548 ) 549 550 >>