Бүген Мәскәүдә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидер булган төбәк башлыкларын бүләкләделәр. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Президенты ярдәмчесе һәм РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.
Илкүләм проект ярдәмендә 2021 елда Россиянең 84 төбәгендә 16 мең километрга якын юл төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Мондый нәтиҗәләргә ирешү - бердәм команданың җайга салынган эше һәм проект белән идарә итү методын куллану нәтиҗәсе. Бүген федераль һәм региональ проект офислары составында 6 меңнән артык кеше, ә 2021 елда ремонт объектларында 3 меңгә якын подрядчы оешма эшли.
Субъектларның эшенә бәя бирү берничә критерий буенча башкарылды, алар арасында — башкару дисциплинасы, максатчан күрсәткечләргә ирешү, проект белән идарә итүне оештыру һәм җәмәгатьчелек белән аралашу.
Быел «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен 11 регионга бүләкләр тапшыру турында карар кабул ителде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Белгород өлкәсе, Иваново өлкәсе, Кабардино-Балкар Республикасы, Курск өлкәсе, Липецк өлкәсе, Мурманск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Пенза өлкәсе, Адыгея Республикасы, Татарстан Республикасы, Тула өлкәсе проект командалары истәлекле дипломнар һәм символик юл шугалаклары алдылар.
«Объектларны контрактлаштыру буенча лидер» номинациясендә дипломнар белән Кострома өлкәсе һәм Ненец автоном округының проект офислары бүләкләнде.
2021 ел нәтиҗәләре буенча «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында җитештерү һәм финанс дисциплинасының югары дәрәҗәдә булуы өчен Ульяновск өлкәсе һәм Чечен Республикасы дипломнар белән бүләкләнде.
«Ел ачышы» номинациясендә Магадан өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы бүләкләнде, ә 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты турында нәтиҗәле мәгълүмати кампания алып бару өчен Саратов өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы региональ проект офислары командаларына дипломнар тапшырылды.
Марат Хөснуллин илкүләм проектның төп максатына - россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча максималь көч куйган регионнар башлыкларына рәхмәт белдерде һәм киләсе юл сезонында уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектны гамәлгә ашыруның өч ел эчендә 84 субъектта якынча 48 мең км автомобиль юлы нормативка китерелгән. Юл өслеген җәюнең гомуми мәйданы 400 млн. кв.м тәшкил итә.
Юлларда куркынычсызлыкны арттыруга аерым игътибар бирелде: светофор объектлары, юл билгеләре, барьер киртәләре, фотовидеофиксация камералары, авыр габаритлы контрольнең автомат комплекслары куела һәм модернизацияләнә. Пассажирлар транспортын яңарту буенча зур күләмле чаралар башкарылды ― ике ел эчендә шәһәр агломерацияләренә 1 меңнән артык яңа, заманча, экологик автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар кайтарылды.