Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнашу өчен килде (2021 елның 13-15 октябре).
Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, шулай ук «Лукойл» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ җитәкчелеге белән очрашулар уздырачак. Россия Федерациясе Энергетика министры белән очрашу планлаштырыла.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вермут Эссет Менеджмент» (Wermuth Asset Management (WAM) идарәче компаниясе вәкилләре Йохан Вермут һәм Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашты.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков һәм «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский Кумертау авиация җитештерү предприятиесендә (КумАПП) булдылар. Предприятие «Россия вертолетлары» холдингына керә. Биредә «Россия вертолетлары» холдингының Директорлар советы утырышы узды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров очрашуында Татарстан һәм Башкортстанның сәнәгать предприятиеләрен алга таба үстерү һәм интеграцияләү турында сүз барды.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Башкортстанга эш сәфәре кысаларында узды.
Көзге каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында якынча 13 мең бала ял итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасына эш сәфәре кысаларында «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖдә (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә) булды.
Рөстәм Миңнехановны Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров озата йөрде.
Биредә ул «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ базасында җитештерү-белем бирү үзәге эше белән танышты. Үзәк эшенең төп максаты - «ОДК-УМПО» ГАҖ һәм Башкортостандагы Ростех дәүләт корпорациясенең башка предприятиеләре өчен иң кирәкле эшче һөнәрләрнең мультискиллс белгечләрен әзерләү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортостан Республикасына килде.
М. Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә), «Кумертау авиация җитештерү предприятиесе» АҖдә булачак, «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашачак.
Бүген комиссия җитәкчесе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышын үткәрде.
Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Торак – коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды-дәүләт корпорациясе генераль директоры, идарәсе рәисе Константин Цицин һәм башкалар катнашты.
Төп тема - ТКХ белән идарә итү системасын камилләштерү.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты.
Тыңлаулар Татарстан Дәүләт Советында узды.
Эш башланганчы депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.