Яңалыклар

19.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа күп юнәлешле лицей ачты.

19.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Столбище авылында DoorHan яңа заводы мәйданчыгында узды.

19.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Столбище авылында DoorHan халыкара концернының яңа заводында булды.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты һәм предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты.

19.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашуында катнашты. Очрашу Казахстан Президенты Резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Нур-Солтанга эш сәфәренә килгән иде.

18.08.2021

Бүген Нур-Солтанда Россия-Казахстан сөйләшүләре кысаларында берничә килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Астана» халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Астана» халыкара финанс үзәге арасында хезмәттәшлек буенча чаралар планын (юл картасын) имзаладылар.

18.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия - Казахстан сөйләшүләрендә катнашты. Очрашуны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин үткәрде.

18.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтан шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Казахстан Республикасы Хөкүмәтенең цифрлы офисы» проекты белән танышты. Презентация «Астана» халыкара финанс үзәгендә узды.

18.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәренә килде. Нур-Солтан халыкара аэропортында аны Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алды.

17.08.2021

Россиядә 1 сентябрьдән 14 - 22 яшьтәгеләр өчен мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлеге тудыра торган проект старт ала.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова “Пушкин картасы” проектының Татарстанда тормышка ашырылу үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул Россия күләмендә гамәлгә куелган мәдәни проектның республикада популяр буласына ышаныч белдерде.

17.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кыла. Визиты барышында аны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.

Битләр: << 541 542 543 544 545 546 ( 547 ) 548 549 550 >>