Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасында КФУның Мәгарифне үстерү үзәгендә булды

19.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкеккә эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Республикасында Казан (Идел буе) федераль университетының мәгарифне үстерү үзәгендә булды.

Мәгарифне үстерү үзәге 2021 елда "Салымбәков университеты" белән берлектә оештырылган. "Салымбеков университеты" югары уку йортының төп юнәлешләреннән берсе – медицина белеме. Учреждение халыкара стандартлар буенча Кыргызстанда һәм чит илләрдә кирәкле югары квалификацияле медицина кадрларын әзерли. Моннан тыш, югары уку йорты бизнес-идарә, IT, инженерия, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрне гамәлгә ашыра.

Үзәкнең эшчәнлеге КФУ һәм Кыргызстан Республикасының фәнни-мәгариф оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Үзәк составына аудитор һәм лаборатория фонды да керә.

Моннан тыш, Мәгарифне үстерү үзәге фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләргә, эксперименталь эшләнмәләргә ярдәм итүгә һәм үстерүгә йөз тота, фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләр алып бара, инновацион һәм фәнни-техник эшчәнлекне, эксперт, консультатив һәм аналитик эшләрне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра, кадрлар әзерләүне алып бара.

Шулай ук үзәк, тиешле сертификат алу өчен, потенциаль мигрантларны рус теле нигезләрен белү, Россия тарихы, хокук нигезләре буенча укытуны оештыру белән шөгыльләнә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.