Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш визиты белән килде

18.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бишкекка (Кыргызстан Республикасы) килде.

«Манас» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кыргызстан Дәүләт секретаре Суйунбәк Касмамбетов, Россиянең Кыргызстандагы гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Николай Удовиченко каршы алды.

Рөстәм Миңнехановның Бишкекка визиты кысаларында (2021 елның 18-19 ноябре) бик бай эшлекле программа көтелә.

«Автомаш-Радиатор» ҖЧҖдә була, Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары, шулай ук Кыргызстан Республикасы Хөкүмәтенең кайбер министрлары белән очрашуы күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Кыргызстан» эшлекле форумында катнашачак.

Программада шулай ук Кыргызстан Республикасындагы Казан (Идел буе) федераль университетының мәгарифне үстерү үзәгендә булуы каралган.

Моннан тыш, Татарстан Президенты гадәттәгечә татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашырга планлаштыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.