Яңалыклар

14.10.2021

Бүген «Соллерс Форд» компаниясе һәм «Алабуга» МИЗ арасында кадрларны максатчан әзерләү турында килешү имзаланды. Документка «Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов һәм «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кул куйды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан кайбер предприятиеләрдә булды.

Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алабуга муниципаль районында булды. Ул «Форд Транзит» автомобилен чыгаруга багышланган чараларда катнашты - конвейердан 11111 нче автомобиль төште.

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Форд Транзит» юбилей автомобилен тантаналы рәвештә чыгаруга багышланган чараларда катнашты. Чара «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында (Алабуга муниципаль районы) уза.         

Тантаналы чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, «Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов 111111 нче «Форд Транзит» автомобиле чыгарылышын мөһим вакыйга дип атады.

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшырды.

Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды (Казан, Сибгат Хәким ур.).

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга символик ачкыч тапшырды.

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация генераль директоры Александр Исаевич белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

14.10.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта җирле үзидарә вәкилләре, берничә чакырылган коммерция структуралары җитәкчеләре катнашты.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

13.10.2021

Бүген ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов ИТ-холдингның TalentTech компаниясе (“Севергрупп” инвестицияләр төркеме) директоры Денис Солодовников белән очрашты.

Очрашу Иннополиста узды.

13.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы чараларында катнашты (2021 елның 13-15 октябре).

Рөстәм Миңнеханов шулай ук форумның пленар утырышында да булды, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Пленар утырыш онлайн трансляцияләнде.

 

13.10.2021

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов “Газпром трансгаз Томск” ҖЧҖ генераль директоры Владислав Бородин белән очрашты.

Роман Шәйхетдинов Владислав Бородинга нефть-газ проектлары өлкәсендә Иннополисның компетенцияләре турында сөйләде.

13.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Вагит Алекперов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Имзалау «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы кысаларында узды.

Документта яклар углеводород чималын чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча прогрессив техника һәм технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә бердәм фәнни-техник сәясәт уздырачаклар, диелә.

Битләр: << 541 ( 542 ) 543 544 545 546 547 548 549 550 >>