Яңалыклар

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов видеоконференцэлемтә режимында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) ясалма интеллект мәсьәләләре буенча дәүләт министры Омар Олама белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар БГӘ министрлыгы һәм Иннополис университетының ясалма интеллект өлкәсендә хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

11.10.2021

Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров гражданнарны видеоконференция режимында кабул итте.

Идел буе федераль округы составына керә торган төбәкләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карадылар. Татарстаннан Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Аэро Групп» ИК Директорлар советы рәисе Азат Хәким белән очрашты.

Очрашу «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды.

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мобиль лабораторияләрне кулланып, санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз реакция командаларының халыкара өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты.

 

 

11.10.2021

Татарстанның Минзәлә районында 2021 елның 10 октябрендә авиация һәлакәтендә вафат булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары (967) имзаланды.

10.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен Минзәлә муниципаль районында булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады.

"2021 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Минзәлә районында булган авиация һәлакәтендә кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә, һәлак булучылар һәм аларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар бирәм: 2021 елның 11 октябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә", - диелә документ текстында.

10.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә килде, анда Минзәлә районында авиаһәлакәттә зыян күргән кешеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерделәр

Рөстәм Миңнехановка оператив вәзгыять һәм зыян күрүчеләрнең хәлләре турында сөйләделәр.

10.10.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Минзәлә районында авиация һәлакәтендә вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча оештырылган штабны җитәкли.

10.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, фаҗига урынында оператив карарлар кабул итү өчен, Минзәлә муниципаль районында җиңел моторлы самолет һәлакәте урынына очты.

10.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә вафат булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Парашютчылар белән җиргә төшеп бәрелгән җиңел моторлы самолет Минзәлә аэроклубыныкы. Татарстан Республикасының Минзәлә районында "L-410" җиңел моторлы самолеты һәлакәте турында хәбәр бүген 9.11 сәгатьтә килде.

Битләр: << 541 542 543 ( 544 ) 545 546 547 548 549 550 >>